Зәй районы активистлары Дала Зәе елгасының 5 километрын чистарттылар

2026 елның 12 августы, чәршәмбе

Зәй районында Дала Зәе елгасы акваториясен һәм яр буйларын чистарту буенча экологик акция узды. Анда район Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре «ВСТАЁМ-ГРЕБЁМ» командасы белән берлектә катнашты.

Экспедиция маршруты җирле шарлавыктан старт алган һәм елганың 5 чакрым юлын колачлаган. Волонтерлар сапбордларда йөзделәр һәм бер үк вакытта көнкүреш калдыкларын һәм ботакларын җыйдылар.

Экологик акция нәтиҗәләре буенча 20 капчыктан артык чүп-чар җыелды.

Катнашучыларга башкарган эшләре һәм туган республикабыз турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерәбез!

Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар экологик инициативаларны үстерүгә һәм су ресурсларын саклап калуга ярдәм итә, бу «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Рәсәй суы» федераль проекты бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International