«Биосфера» лагерь-мәктәбе укучыларына күчмә экология лабораториясе эшен күрсәттеләр
Казанда «Дуслык» балалар белем бирү-савыктыру үзәге базасында «Биосфера»республика экологик лагерь-мәктәбенең XXXI сменасы уза. Быел ул Татарстаннан, Самара һәм Калуга өлкәләреннән, шулай ук Мәскәүдән экология һәм табигать белеме белән мавыккан укучыларны берләштерде.
Балаларда күчмә экология лабораториясе аеруча кызыксыну уятты. Экология министрлыгы инспекторлары заманча җиһазларны күрсәттеләр, белгечләрнең атмосфера һавасының сыйфатын ничек тикшерүләре турында сөйләделәр, шулай ук алынган мәгълүматларны үлчәү һәм анализлау процессын күрсәттеләр.
Экологик агарту бүлеге җитәкчесе Алинә Җамалетдинова укучыларга ведомствоның «ЭКОяз», «Эколидер», «Мәктәп экопатруле» кебек проектлары турында сөйләде. Ул балаларга конкурсларда ничек катнашырга кирәклеген аңлатты һәм һәркемнең табигать турында кайгырта алуын искәртте.