«Нефть-газ һәм химия тармагы предприятиеләренең атмосфера һавасы торышын күзәтүнең һәм сәнәгать чыгармаларын мониторинглауның актуаль мәсьәләләре» практик сессиясе кысаларында дәүләт органнары, фәнни-тикшеренү институтлары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре экологик мониторингка һәм әйләнә-тирә мохит торышын тикшереп торуга заманча алымнар турында фикер алыштылар.
А.И.Щеповских исемендәге XX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең икенче көнендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән делегатлар сәнәгый чыгарылмаларны экологик мониторинглау һәм контрольдә тотуның заманча системаларын күрү өчен уникаль мөмкинлек алдылар.
А.И. Щеповских исемендәге XX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында махсус сакланучы табигать территорияләренең биологик төрлелекне саклаудагы һәм регионнарның социаль-икътисадый үсешендәге роленә багышланган түгәрәк өстәл узды.
Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге эше һәм казанышлары турында аның рәисе Дмитрий Августович Шиллер сөйләде.
Беренче килешү ТР Экология министрлыгы, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге, «Идел-Кама дәүләт тыюлыгы» ФДБУ һәм А.И.Щеповских исемендәге Региональ иҗтимагый фонд көчләрен берләштерү нәтиҗәсенә әверелде. Аны Александр Шадриков, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер, тыюлык директоры Ян Морзаханов һәм фондның башкарма директоры Андрей Агарков имзалады. Килешүнең максаты – Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьне саклау инициативаларына ярдәм итү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту.
Соңгы җиде елда Татарстанның табигатьне саклау чараларына инвестицияләрнең гомуми күләме 71,8 млрд.сум тәшкил итте. Бу хакта бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Казанда А.И.Щеповских исемендәге XX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында хәбәр итте.
Бүген А.И.Щеповских исемендәге XX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Экологик баланс стратегиясе: табигатьне саклау өлкәсендәге агымдагы казанышлар һәм перспектив бурычлар» дигән пленар утырыш узды.
Бүген Казанда А.И.Щеповских исемендәге «Сәнәгать экологиясе һәм куркынычсызлыгы» XX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.