Экология министры Кавказада каплан тергезү үзәгендә булды. Тәҗрибә Татарстанда Кар барсы үрчетү үзәге оештырганда файдаланылачак.

2016 елның 23 декабре, җомга

Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Сочи милли паркында - Кавказда каплан тергезү үзәгендә булды. Ул алгы азия капланының яшәү шартлары белән танышты, биредә белгечләр парлар формалаштыра, яңа туган каплан балаларын карый һәм яшь капланнарны кыргый табигатькә чыгарга әзерли. Сочидагы коллегаларның тәҗрибәсе Татарстан Республикасы территориясендә  шундый ук Регионара Кар барсы – ирбис реинтродукцияләү, реабилитацияләү, үрчетү һәм саклау үзәге  оештырганда файдаланылачак. Татарстан символын үрчетү белән Яшел Үзән районында “Зөя” (“Свияжск”) аучылык хуҗалыгы базасында шөгыльләнергә планлаштыралар.  

Россиядә кар барсы амур юлбарысы яки ерак көнчыгыш капланы кебек үк сирәк җәнлек. Кызыл китапка кертелгән хайванны коткару өчен, 2014 елда хөкүмәт тарафыннан Россия Федерациясендә 150 заттан ким булмаган популяциясен саклау максаты белән Кар барсын саклау стратегиясе кабул ителде. Ирбислар үрчетү үзәгеннән тыш Саяно-Шушен  тыюлыгы базасында Кар барсын реабилитацияләү һәм реинтродукцияләү үзәге ачу планлаштырыла, анда кар барсының табигатьтән аерып алырга туры килгән ятим балаларын, шулай ук Татарстанда туганнарын да, үстерәчәкләр.

 Министр Фәрит Габделганиев белән бергә ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, “Казан Зооботбакчасы” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Фәнис Нурмөхәмәтов, ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Матвеев, “Саяно-Шушен” Дәүләт табигать тыюлыгы” ФДБУ директоры Геннадий Киселев,  “Сочи милли паркы” ФДБУ директоры Николай Пеньковский йөрделәр.
 

ТР ЭТБМ Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International