«Бергә булыйк, бердәм булыйк, беренче булыйк!». Татарстан ЭКОлидерлары бүген “Пирамида” МККда җыелдылар. Илдар Халиков:”Без яши торган мохиттән кыйммәтлерәк нәрсә булырга мөмкин?”

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда бөтен Татарстаннан ЭКОлидерлар җыелды. Аларның һәрберсе – инде иң яхшылар исемлегендә. Һәберсенең тирә-як мохитне саклау эшенә керткән зур өлеше бар.

Табигать сакчыларын Татарстан Премьер-Министры Илдар Халиков котлады. Татарстан Республикасы Президенты эшчәнлегенең күп кенә өстенлекле юнәлешләрендә экология мәсьәләләре булуын  билгеләп, Премьер конкурсның елдан ел зуррак әһәмият ала баруын ассызыклап үтте. Ул бу мәсьәләдә республика халкының актив позициясен билгеләп үтте, көчәйтелгән эш нәтиҗәсендә, еллар буе җыелган күп кенә мәсьәләләрне хәл итүгә ирешкәнлекне әйтте. Почетлы кунакларның берсе Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов иде. “Еш кына закон бозучылар белән, табигатьне һәлак итүчеләр белән очрашырга туры килә, ә сез дөньяны чистарак итәсез”,- диде прокурор, залда җыеганнарның барысын да табигатьне саклау эше буенча үзенең хезмәттәшләре дип атап.  

Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин Экология елында күп кенә мәсьәлә һәм бурычларны бергәләп чишәргә кирәк булачагын билгеләп үтте. Ул Татарстанның “эшкә бүтән барлык регионнарга караганда алданрак тотынырга һәм тәртип урнаштырырга тиеш” икәнлеген асссызыклады. «Бергә булыйк, бердәм булыйк, бу мәсьәләләрдә беренче булыйк!»- дип тәмамлады ул.

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев актив һәм җайга салынган эш өчен “лидерларга, күп нәрсәнең үзебезгә бәйле икәнлеген аңлый торган фикердәшләргә” рәхмәт әйтте.

Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев 2017елда – Экология һәм җәмәгать урыннары елында - күп кенә мәсьәләләрне шулай ук комлекслы, системалы һәм оешкан рәвештә хәл итеп булачагына өмет белдерде. “Бу инде “ЭКОлидер” һәм “Табигать һәм кеше” конкурслары җиңүчеләрен бүләкләүнең 13нче церемониясе. Бу вакыт эчендә республикада аз эшләнмәде. Бу эре сәнәгать гигантларын төзегәндә, яшел проектлау да, бу геомәгълүмат системалары һәм электрон экология үсеше дә, бу безнең су объектларының яр буе полосаларына үтеп керү мөмкинлеген тәэмин итү дә. Безгә бүген яхшылырдан яхшыларны котлау күңелле”, - диде министр.  

“ЭКОлидер” конкурсының абсолют җиңүчесе В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” Гавәми акционерлык җәмгыяте булды.

“Предприятиеләр һәм оешмалар” конкурс төркемендә җиңүчеләр:

- “Нефть чыгаручы һәм нефтехимия сәнәгате” номинациясендә:

         1 урын – “ТАНЕКО” АҖ

2 урын - "СМП-Нефтегаз" ААҖ

3 урын - "Азнакайнефть" нефть-газ чыгару идарәсе

- “Машина төзелеше” номинациясендә:

         1 урын – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы

         2 урын -  “КамАЗ” Гавәми акционерлык җәмгыяте

         3 урын – “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” АҖ

- “Электроэнергетика һәм цифрлы технологияләр” номинациясендә:

         1 урын - “Таттелеком” АҖ

         2 урын – “ТатРИТЭКнефть” ТҖП

         3 урын – ШЭ Баймөхәмәтов Фәнил Җәүдәтович

- “Агоросәнәгать комплексы һәм азык-төлек промышленносте” номинациясендә:

  1. урын – “САРИЯ БИО-Индастрис Волга” ҖЧҖ

2 урын – “ИНТЕХ-ЛЕС” ҖЧҖ

         3 урын – Дүләтшин Айрат Рафаилович Крестьян (фермерлык) хуҗалыгы

  • “Төзелеш материаллары җитештерү” номинациясендә:

1 урын – “Фоника Гипс” ҖЧҖ

2 урын – “ДОМКОР ИНДУСТРИЯ” ҖЧҖ

3 урын – “Төзелеш керамикасы” фәнни-җитештерү берләшмәсе” ҖЧҖ

- “Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате” номинациясендә:

1 урын – “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ

  1. урын – “Арча урманчылыгы” ДКУ

3 урын – “Елховурман” ҖЧҖ

  • “Торак-коммуналь комплексы” номинациясендә:

1 урын – “Татарстан Республиккасының газификация фонды” ДКУ

2 урын - «ИнтерБизнесГруппИнжиниринг» ҖЧҖ

3 урын – Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Балтачагрохимсервис” ҖЧҖ

  • “Икенчел ресурсларны җыю һәм эшкәртү” номинациясендә:

1 урын – “Идел буе экологик компаниясе” ҖЧҖ

2 урын – “Экосервис” АҖ

  1. урын – “Проминдустрия” ҖЧҖ

“Муниципаль берлекләрнең җирле үзидарә органнары” конкурс төркемендә җиңүчеләр:

- “Шәһәр территориясендә тирә-як мохитне саклау өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен” номинациясендә:

1 урын – Алабуга шәһәре муниципаль берлеге

2 урын -  “Азнакай шәһәре” муниципаль берлеге

3 урын – “Түбән Кама шәһәре” муниципаль берлеге

- “Муниципаль район территориясендә тирә-як мохитне саклау өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен” номинациясендә:

            1 урын – Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы

            2 урын - Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы

            3 урын - Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районы

- “Авыл җирлеге территориясендә тирә-як мохитне саклау өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен” номинациясендә:

            1 урын - Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районы Алешкин-Саплык авыл җирлеге башкарма комитеты

            2 урын - Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районы Кыр Шенталасы авыл җирлеге башкарма комитеты

            3 урын - Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы Шушмабаш авыл җирлеге башкарма комитеты

“Белем бирү оешмалары” конкурс төркемендә җиңүчеләр:

  • “Мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү” номинациясендә:

      1 урын – Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең МБМББУ “Баланың сәләтен үстерү үзәге - 46 нчы “Көл кызы” балалар бакчасы”

       2 урын - Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының МБМББУ “Каенкай” Питрәч балалар бакчасы

       3 урын - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының МБМББУ “9нчы Арча балалар бакчасы”

- “Гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү” номинциясендә:

            1 урын – Казан шәһәренең ГБМБУ «Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия»

            2 урын - Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының ГБМБУ Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбе

            3 урын – МБГББО “ТР Буа шәһәре 2нче номерлы лицей”

- “Югары белем мәгариф оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү” номинациясендә:

                   1 урын – Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты

                   2 урын -  Казан шәһәренең ӨБМБУ “Шәһәр балалар экология-биология үзәге”

                   3 урын - Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының ӨБМБУ “Балалар экология-биология үзәге”

“Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар” конкурс төркемендә җиңүчеләр:

- “Иҗтимагый оешмалар” номинациясендә:

1 урын – “Россия пенсионерлар Союзы” иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы шәһәре җирле бүлеге

2 урын –Татарстан Төбәк  иҗтимагый шәфкатьлелек оешмасы “Яз” 

3 урын – “Татарстан Республикасы рационализаторлары һәм уйлап табучылары җәмгыяте” иҗтимагый оешмасының Республика советы

  • “Гражданнар” номинациясендә:

1 урын -  Кузнецов Дмитрий Иванович

  1. урын - Красноперова Гүзәл Мөдәрисовна
  2. урын - Фәйзуллин Әһли Гаскәрович
  • “Халык контроле” номинациясендә:

1 урын - Орлов Игорь Игорьевич

2 урын - Шыхиев Равшан Эйнулла оглы

3 урын - Гәрәев Роберт Рәфкатович.

 

ТР ЭТБМ Матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International