В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә дипломнар тапшыру тантанасы булды. Укучыларга хәер-фатиха сүзләрен әйтергә ТР экология министры урынбасары Ольга Манидичева килде.
“Сез мөһим һөнәр сайладыгыз. Көллиятне тәмамлау белән котлыйм һәм сайлаган юлыгызда уңышлар телим. Ышанам ки, алда сезне күп кенә яңа казанышлар көтә. Ирешелгәннәрдә беркайчан да тукталып калмагыз һәм алга гына барыгыз!”,- дип теләде министр урынбасары.
Ул мөгаллимнәргә профессиональлекләре һәм чыгарылыш укучыларын табигатьне саклау конкурсларында югары әзерләүләре өчен аерым рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, нефть химиясе көллияте студентлары “Әйләнә-тирә мохитне саклау” һәм “ESG-проектлар белән идарә итү” юнәлешләрендә һөнәри осталык буенча бөтенрәсәй чемпионатларында күп тапкырлар җиңгәннәр.
2020 елдан учреждение әйләнә-тирә мохитне саклау буенча махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге булып тора. Көллиятнең төп индустриаль партнеры - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.