“ЭкоЯз-2026” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Тәтеш һәм Сарман районнарында узды.
Сарман авылында бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар:
- “Теремок” Җәлил балалар бакчасына “Экокоманда” номинациясендә 2 урын өчен
- Азалия Ханнановага “Экоярдәмче” номинациясендә (18 яшькә кадәрге категория) 3 нче урын өчен.
“Мин конкурста беренче тапкыр гына катнашмыйм. Бу табигать өчен игелекле һәм файдалы традициягә әверелде”, - диде Азалия.
Экогеройларга бүләкләрне Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге әйдәүче белгече Эльвира Бочкарева тапшырды.
Ә Тәтеш районында Алена Торгашеваны “Экоярдәмче” номинациясендә (18 яшь һәм аннан өлкәнрәк категория) 3 нче урын өчен котладылар.
Аны җиңүе белән Идел аръягы идарәсе җитәкчесе Марат Фәтрахманов һәм Тәтеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев котладылар.