Балык Бистәсе районы мониторингы кысаларында Идел-Кама идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлешендә табигатьне саклау законнарын бозуны теркәгәннәр.
Беренче чүплекне экологлар Ямаш авылында ачыклаган. Хокук бозу мәйданы 500 кв. м тәшкил иткән.
Калдыкларны икенче рөхсәтсез җыю урыны Тәберде-Чаллы авылында теркәлгән. Чүплекнең мәйданы 503 кв. м тәшкил иткән.
Балык Бистәсе районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтүләр җибәрелде.