Тукай районы мониторингы кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары калдыкларны рөхсәтсез җыюны теркәгәннәр.
Экологлар беренче чүплекне Сәмәкәй авыл җирлегендә ачыклаганнар. Хокук бозу мәйданы - 408 кв. м, күләме 122 куб. м.
Калдыкларны рөхсәтсез җыюның икенче урыны Круглополь авыл җирлегендә теркәлгән. Чүплекнең мәйданы 57 кв. м, күләме - 17 куб. м.
Тукай районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтүләр җибәрелде.