15 июльгә кадәр “Территория иртәгә” X Халыкара экологик телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Чара 2 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр Түбән Новгородта узачак.
Фестиваль кысаларында видео-эшләр конкурсы узачак. Катнашуга телекомпанияләр, интернет-басмалар, бәйсез авторлар, блогерлар, иҗади яшьләр һәм балалар коллективлары чакырыла.
Сайлап алу өчен биш номинация бар: “ЭкоКино”, “ЭкоПроект”, “ЭкоРепортаж”, “ЭкоРолик” һәм “Табигать балалары”.
Катнашуга гаризаны рәсми сайтта түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин:https://территория-завтра.рф/
Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2026 елның сентябрендә булачак.
Исегезгә төшерәбез, конкурс халыкның экологик грамоталылыгын арттыруга, экология өлкәсендәге дәүләт бурычлары турында мәгълүмат бирүгә һәм заманча экологик технологияләр турында белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән, бу исә “Экологик иминлек” милли проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.