Бүген районда «ЭкоЯз-2026»экологик юнәлешле республика конкурсында җиңүчене бүләкләү тантанасы булды. Бүләкне өлкәннәр арасында «Экопомощник» номинациясендә беренче урынны алган Зөлфия Әминовага тапшырдылар.
Аны җиңүе беләник буе территориаль идарәсе җитәкчесе Марат Узаков һәм Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин котладылар.
Табигатьне саклау инициативаларын гамәлгә ашырган, экологик агарту буенча актив эшләгән һәм муниципаль берәмлектә яшәүчеләр арасында тотрыклы үсеш культурасын формалаштыруга керткән өлеше өчен Зөлфия Әминова жюриның югары бәясен алды.
Исегезгә төшерәбез, «ЭкоЯз» конкурсы 2016 елдан башлап ел саен санитар-экологик икеайлык кысаларында һәм «экологик иминлек»милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. 2026 елда ул 11 нче тапкыр узды һәм Татарстанда игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды.
Конкурс тематик марафон форматында сигез атна дәвам итте. Катнашучылар төрле биремнәр башкардылар: сыерчык оялары ясадылар, терлекләргә булыштылар, икенчел чималдан кул эшләре ясадылар, агачлар утырттылар, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операция сугышчыларына йорт яны территорияләрен җыештыруда ярдәм иттеләр, макулатура җыйдылар.
Татарстанда яшәүчеләр тарафыннан барлыгы 15 меңнән артык табигатьне саклау чарасы үткәрелгән.