Биектау районында төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю ачыкланды

2026 елның 23 июне, сишәмбе

Экология министрлыгы инспекторлары Биектау авылы территориясен гражданнарның мөрәҗәгате буенча күчмә тикшерү үткәрделәр һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә хокук бозуларны ачыкладылар.

Егоров урамындагы 4 нче йорт янындагы җир кишәрлегендә төзелеш һәм ремонт калдыкларын, шул исәптән бетон әйберләр калдыкларын, рөхсәтсез җыю табылган. Чүп-чарның гомуми мәйданы 1000 квадрат метрдан артык.

Җир кишәрлеге милекчесенә рөхсәтсез калдыклар җыюны кичекмәстән бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелгән.

Таләпләр үтәлмәгән очракта хокук бозучыга карата дәгъва характерындагы чаралар кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International