Бу җәйне файдалы үткәрегез! “Чиста тур” экопроектына теркәлү ачык

2026 елның 22 июне, дүшәмбе

18 яшьтән өлкәнрәк актив һәм битараф булмаган волонтерларны Татарстан Республикасында “Чиста булачак” экологик яшьләр хәрәкәтеннән “Чиста тур” экопроектына кушылырга чакырабыз.

Катнашучылар Татарстанның яңа урыннарын ачып кына калмыйча, ял итү территорияләрен һәм табигать тыюлыкларын җыештыруда да ярдәм итә алачак.

Барлыгы биш экотур булачак:

1) “Дала” дәүләт табигать заказнигы (Лениногорск районы) - 4 июльдән 5 июльгә кадәр;

2) Югары Ослан авылы - 11 июльдән 12 июльгә кадәр;

3) “Кичкетаң” дәүләт табигать заказнигы (Әгерҗе районы) - 18 июльдән 19 июльгә кадәр;

4) “Чиста болыннар” тыюлыгы (Чистай районы) - 1 августтан 2 августка кадәр;

5) Красновидово авылы - 15 августтан 16 августка кадәр.

Оештыручылар Казаннан һәм кирегә трансфер, палаткалар, бөтен тур дәвамында өч тапкыр ашату һәм эш өчен инвентарь бирәчәкләр.

Гаризаны рәсми сайтта сылтама буенча бирергә мөмкин: https://budetchisto.tatar/ekologicheskij-desant-zapovednyj-tatarstan/.

Исегезгә төшерәбез, “Чиста тур” Экологик турлары “Тыюлыклы Татарстан” Экологик агарту проекты кысаларында үткәрелә, ул Президент табигать фонды һәм ТР Экология министрлыгы грантлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International