Чаллы мониторингы кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын теркәгәннәр.
Беренче чүплекне экологлар Металлургия урамы янында ачыклаганнар. Кагыйдә бозу мәйданы 284 кв. м, күләме 77 куб. м.
Калдыкларны рөхсәтсез җыю Ржавец елгасының су саклау зонасы чикләрендә теркәлгән, бу РФ су кодексын бозу булып тора. Чүплек мәйданы 78 кв. м тәшкил иткән.
Яр Чаллы Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуларга юл куймау турында кисәтүләр җибәрелде.