Экологлар санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклауны дәвам итә

2026 елның 19 июне, җомга

Табигатьне саклау законнарын бозу очракларын Түбән Кама районында Кама аръягы идарәсе инспекторлары теркәгән.

Беренче чүплекне экологлар Красноключино авыл җирлегендә тапканнар. Хокук бозу мәйданы 37 кв. м тәшкил иткән.

 Икенче чүплек Түбән Каманың 36 микрорайонында теркәлгән. Хокук бозу мәйданы 52 кв. м тәшкил иткән.

Җир кишәрлекләренең муниципаль милектә булуы билгеләнде.

Түбән Кама районы Башкарма комитетына хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтүләр җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International