“Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖендә контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашында производство киңәшмәсе узды.
Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалану һәм судан файдалануның актуаль мәсьәләләре турындагы нотык белән җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләү бүлеге башлыгы Людмила Лукина чыгыш ясады.
Катнашучылар судан файдалану шартларының үтәлеше, хисап бирү тәртибе һәм сроклары, эчәр су белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклау зоналарын билгеләү таләпләре, шулай ук файдаланылмый торган су алу скважиналарын бетерү һәм консервацияләү мәсьәләләре темаларын карадылар.
Киңәшмә йомгаклары буенча табигатьне саклау һәм җир асты байлыклары турындагы РФ законнары таләпләренең үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде.