Балтач районында экологлар зур чүплек теркәгән

2026 елның 19 июне, җомга

Балтач районы территориясен мониторинглау кысаларында Төньяк идарә инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.

Бөрбаш авыл җирлегендә экологлар рөхсәтсез калдыклар җыюны теркәгәннәр, бу исә “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” Федераль законның 51 маддәсен бозу булып тора.

Чүплекнең мәйданы 7 500 кв. м, күләме - 5 625 куб. м.

Җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә керә.

Эш буенча мәгълүмат чаралар күрү өчен Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International