Экологлар Түбән Кама районында санкцияләнмәгән карьерны ачыклаган

2026 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Кама районы территориясен тикшерделәр. Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә табигатьне саклау законнарын бозу теркәлгән.

“Энергостроитель” СНТ да экологлар 1093 кв.м мәйданлы законсыз карьер тапкан. Урында гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару алып барылган.

Җир кишәрлеге муниципаль милеккә карый дип билгеләнде.

Түбән Кама районы Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү җибәрелде һәм карьерны рекультивацияләү тәкъдим ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International