Арчаның 3нче мәктәбе укучылары Экология министрлыгының Төньяк идарәсендә булдылар. Инспекторлар мәктәп яны лагере балаларына үз һөнәрләре турында сөйләделәр, идарә һәм лаборатория буенча экскурсия үткәрделәр.
Белгечләр су, һава һәм туфрак пробаларына анализ ясый торган эш җайланмаларын һәм приборларын күрсәттеләр.
Экскурсиядән соң балалар экологик уенда катнаштылар, анда һәркем табигать турында ничек кайгыртырга тиешлеге турында сөйләделәр.
Лагерьда балалар планетаны ничек сакларга кирәклеге турында плакатлар ясадылар. Матур эшләр игътибарсыз калмады - алардан “Балалар күзләре белән табигать” күргәзмәсе оештырылды.