1 апрельдән санитар-экологик икеайлык старт алды, ул республикада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча үткәрелә.
243 мең кеше чәршәмбе һәм шимбә өмәләренә кушылды. Муниципаль берәмлекләр тарафыннан 212 мең кубометр якын калдык чыгарылган.
1 апрельдән табигатьне саклау ведомстволары тарафыннан 2 184 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 656сы санкцияләнмәгән чүплекләр өлешендә. Вәкаләтле органнар тарафыннан административ хокук бозу турында 1 473 беркетмә төзелде, 369 кисәтү игълан ителде.
Экология министрлыгы, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ белән берлектә, юл сервисы объектларының, автомобиль юлларының юл буе полосаларының санитар-экологик торышын тикшереп тору эшен оештырды. Балтач, Тукай, Лениногорск, Яңа Чишмә, Мөслим, Буа, Бөгелмә, Арча, Алексеевск һәм Татарстанның башка районнарына 38 тапкыр барып кайтылды.
Республиканың транспорт комплексы предприятиеләре автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 4 865 кубометр калдык җыйдылар. 2 805 кеше һәм 246 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
Шулай ук 14 районда авиа тикшеренүләр үткәрелде: Лаеш, Биектау, Арча, Балтач, Әтнә, Теләче, Балык Бистәсе, Чистай, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Бөгелмә, Лениногорск һәм Яңа Чишмә районнары.
Хокук бозуларны ачыкларга халык үзе ярдәм итә. Икеайлык башыннан бирле экологик кабул итү бүлмәсенә 539 мөрәҗәгать кергән. Шулардан 224 мәсьәлә калдыкларны рөхсәтсез урнаштыруга, 70 мөрәҗәгать су объектларына кагылган. 57 хәбәр атмосфера һавасы буенча килгән, ә 188е башка мәсьәләләргә караган. Ел башыннан бирле татарстанлылардан 1160 мөрәҗәгать кергән.
Киләсе атнада “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ белән берлектә республиканың тагын 5 районында юл буе полосаларын тикшерү планлаштырылган. Санитария икеайлыгы 31 майга кадәр дәвам итәчәк.