«Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсы ел саен үткәрелә һәм социаль җаваплылык өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларны ачыклауга юнәлдерелгән.
Барлык юридик затлар да катнаша ала. 2025 елда конкурс 17 номинация буенча уза, анда компанияләр эшчәнлегенең төрле аспектлары: хезмәт куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү, хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү, бизнесның социаль җаваплылыгы һәм башкалар.
Катнашуга гаризаны 10 июльгә кадәр сайтта бирергә мөмкин: https://ot.rosmintrud.ru
Бу оешмалар өчен актив эчке корпоратив сәясәт, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын һәм саклауны яхшырту, социаль партнерлыкны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча казанышларны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.
Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында бар: https://mtsz.tatarstan.ru/2025-god-8467049.htm