Татарстан Республикасында аучылык ресурсларын аулау лимитын раслау турындагы проектка экологик экспертиза тәмамланды

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Указы проектына дәүләт экология экспертизасының эксперт комиссиясе материалларны анализлады һәм аларның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә туры килүен билгеләде. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты дәүләт экологик экспертизасының заказчысы булып тора.

Экспертлар сыйфатында эксперт комиссиясе җитәкчесе, биология фәннәре докторы, Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы вәкиле Юрий Горшков һәм биология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Александр Беспалов катнашты. Министрлык ягыннан экспертлар буларак планлаштырылган эшчәнлекне бәяләү бүлеге хезмәткәрләре Илназ Фәтхуллин һәм Язилә Гыймалетдинова чыгыш ясады.

Аучылык ресурсларын аулау лимитлары һәм квоталары (поши, себер кыр кәҗәсе, затлы болан, таплы болан, селәүсен, бурсык) ел саен аучылык ресурсларыннан популяцияләр үрчетүгә зыян китермичә файдалану өчен раслана. 

Хайваннарны аулаганда әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау дәрәҗәсе түбәндәгечә: поши – 1023 баш, себер кыр кәҗәсе – 929 баш, затлы болан – 9 баш, таплы болан – 12 баш, селәүсен – 6 баш, бурсык – 210 баш.

Материалларны карау нәтиҗәләре турында мәгълүмат сылтама буенча бирелгән: https://eco.tatarstan.ru/gosudarstvennaya-ekologicheskaya-ekspertiza.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International