1 гыйнвардан «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Россия суы» федераль проекты старт алды. Федераль су ресурслары агентлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган әлеге проект амбициоз максат куя: 2030 елга су объектлары янында яшәүче 23 миллионнан артык кешенең яшәү шартларын яхшырту. «Россия суы» элек тәмамланган «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» проектларындагы су объектларын экологик савыктыру бурычларын берләштерә, географиясен һәм эш масштабын киңәйтә.
Татарстан Экология министрлыгы «Россия суы» федераль проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. «Гидрографик челтәрнең (су агымнарының, сулыкларның) экологик торышын яхшырту» юнәлеше буенча 2 елганы чистарту каралган.
«Идел елгасына куркыныч тудыручы әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын бетерү (рекультивацияләү)» юнәлеше буенча 2025 елда Казан шәһәре биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү эшләрен тәмамлау планлаштырыла.
«Су объектларына керә торган пычранган агынты сулар күләмен киметү» (чистарту корылмаларын төзү, реконструкцияләү) юнәлеше буенча Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы чистарту корылмаларын һәм яңгыр канализациясен төзү (реконструкцияләү) объектларын кертү мәсьәләсе карала (алдан 17 объекттан торган исемлек җибәрелгән: Казан, Буа, Зәй, Зеленодольск, Кукмара, Лаеш, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама муниципаль районының Кама Тамагы штп., Кама Аланы штп., Ютазы муниципаль районының Урыссу штп., Актаныш, Мөслим авыллары).
Бу чаралар экологик хәлне яхшыртып кына калмыйча, төбәкнең рекреацион потенциалын да күтәрәчәк, табигатьтә ял итүне республика халкы һәм кунаклары өчен уңайлырак һәм куркынычсызрак итәчәк.
Федераль проектның төп юнәлешләре:
«Россия суы» федераль проекты киң чаралар спектрын үз эченә ала:
* Елгаларны чистарту: Проект бөтен ил буйлап, шул исәптән Татарстанда да, 1065 км елганы чистартуны күздә тота. Республикада планлаштырылган:
- Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасының икенче участогын (2,6 км) чистарту, аны гамәлгә ашыру вакыты – 2025-2027 еллар.
- Казан шәһәрендәге кушылдыклары белән Нокса елгасы үзәнен (23,2 км) чистарту, гамәлгә ашыру срогы – 2028-2030 еллар.
* Күлләрне һәм сусаклагычларны савыктыру: Россиянең 30 төбәгендә 36 000 гектардан артык күл һәм сусаклагычларның экологик торышын яхшырту планлаштырыла.
* Сусаклагычлар төзү һәм реконструкцияләү: Су җитмәүче төбәкләрдә сусаклагычлар төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла.
* Яр буе территорияләрен төзекләндерү: Сулыкларны савыктыру эшләре «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында янәшәдәге территорияләрне төзекләндерү белән тәңгәлләштереләчәк.
* Инструменталь контроль: 2025 елдан су объектларын чистарту эшләрен заманча җайланмалар кулланып башкаруга бәя биреләчәк.
«Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Россия суы» федераль проектын гамәлгә ашыру экологик вәзгыятьне яхшыртуда һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда сизелерлек алгарыш тәэмин итәчәк.