Бүген Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында журналистлар белән Яңа ел алды очрашуы булып узды. Ике сәгатьтән артык барган чарада экология министры Александр Шадриков берничә ел элек ведомство алдында торган глобаль бурычлар һәм аларның хәзер ничек хәл ителүе турында сөйләде. Саннар телендә сөйләсәк, соңгы җиде елда республиканың табигатьне саклау чараларына 71,8 млрд сум юнәлдерелгән. 40 млрд тан артыгы – бу предприятиеләр акчасы, 30 млрд – федераль һәм республика бюджетларыннан финанслау. Шушы акчалар исәбенә (30 млрд) 77,1 млрд сум күләмендә ихтимал зыян булдырылмый калынган. Салынган һәр сум икеләтә акланган. «Экология» илкүләм проекты старт алганнан соң 6 ел эчендә 6 федераль проект, гомуми 21,6 млрд.сумга 30 чара гамәлгә ашырылган.
«Безнең өчен иң мөһиме – халкыбызның иминлеге. Без сезнең белән шуның өчен эшлибез. Һәм сез бу мәсьәләдә безнең фикердәшләребез!» – дип билгеләде экология министры.
Ул илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырылган иң эре чараларны атады: Самосырово полигонын рекультивацияләү (2021-2023 еллар), Озерное торбаүткәргечен сүтү (2022-2023 еллар), Казан шәһәренең ләм кырларын рекультивацияләү.
Казанда табигатьне саклау чараларына гына да 17 млрд сум акча тотылган. 13,5 млрд – федераль бюджет акчалары.
Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, «Экология» илкүләм проектына алмашка «Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты килә. Беренчел мәлдә гомуми 2,6 млрд сумлык Татарстан Республикасының 8 чарасын кертү килештерелгән. «Россия суы» федераль проектына, ул «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» проектларын берләштерәчәк, Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасын чистартуның икенче этабын һәм Нокса елгасы үзәнен чистарту чараларын кертүне килештергәннәр.