5 ел эчендә Татарстанның мәгариф учреждениеләре 166 тонна батарея җыйганнар

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

166 тонна батарея - Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында ток чыганакларын җыю буенча 5 еллык эш нәтиҗәсе әнә шундый. Бүген «Мәктәп экопатруле» республика конкурсына йомгак ясау кысаларында 2023 ел йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр һәм укучылар бүләкләнде.

Ел саен иске батареяларны җыю буенча конкурс 2 этапта үткәрелә: язын – санитар-экологик икеайлык кысаларында һәм көзен – сентябрьдән ноябрьгә кадәр. Номинацияләр буенча җиңүчеләрне тәкъдим итәбез!

«Балалар бакчасында иң актив тәрбияләнүче»

1 урын – Зәлинә Гыйматдинова, Буа ш. «Теремок» гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы – 171 кг,

2 урын – Самир Насыйров, Буа ш. «Теремок» гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы – 142 кг,

3 урын – Эмиль Әхмәдиев, 9 нчы катнаш төрдәге «Колобок» балалар бакчасы, Бөгелмә шәһәре – 19 кг һәм Захар Пантелеев, Казан шәһәренең 68 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы – 28 кг.

 

 «Иң актив балалар бакчасы»

Номинациядә җиңүчеләр – Биектау авылының «Бәләкәч» (143 кг) һәм Буа шәһәренең «Теремок» (316 кг) балалар бакчалары.

 

 «Иң актив укучы»

1-4 сыйныфлар:

1 урын – Роман Грошев, Буа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче мәктәбе, 153 кг,

2 урын – Илмир Саттаров, Кайбыч районының «Экология, мәдәният, мәгариф» мәктәптән тыш эш үзәге, 65 кг,

3 урын – Камил Низаметдинов, Кайбыч районының Иске Чәчкаб мәктәбе, 51 кг.

 

5-8 сыйныфлар:

1 урын – Владимир Башкиров, 21 нче мәктәп, Түбән Кама – 180 кг,

2 урын – Ульяна Җамалиева, Яңа Чишмә гимназиясе, 53 кг,

3 урын – Регина Гайнетдинова, Биектау районының Коркачык мәктәбе, 45 кг.

 

9-11 сыйныфлар:

1 урын – Савелий Петин, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе, Актаныш районы Кәзкәй авылы, 243 кг,

2 урын – Радмир Фәйзуллин, 5нче гимназия, Буа шәһәре, 98 кг,

3 урын – Әмир Галимов, 4нче мәктәп, Кукмара шәһәре, 17 кг.

 

 «Иң актив мәктәп»

Номинациядә 368 кг нәтиҗә белән Балтач ш.т.п. мәктәбе һәм 78нче Пушкин пролицее җиңүче дип табылды, Чаллы шәһәре, 780 кг.

Шәхси номинацияләрдә җиңгән өчен мәктәпкәчә учреждениеләрдә укучылар һәм тәрбияләнүчеләр бүләккә телефоннар, планшетлар һәм акыллы колонкалар алдылар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары дипломнар һәм проекторлар белән бүләкләнделәр.

Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында эшкәртелгән ток чыганакларын җыю буенча конкурс 2019 елда башланды.  Регионда булдырылган комплекслы инфраструктура аркасында ел саен эшкәртүгә 60 тоннага якын батарея җибәрелә.

«Экология» илкүләм проекты нигезендә, файдаланылган батареяларның 60% өлешен җыю өчен (бу Татарстан өчен 353 тоннага тиң) сәүдә нокталарында 1000 контейнер, торак-коммуналь өлкәдә 4000 контейнер, уку йортларында 700 контейнер кирәк.

Бүгенге көндә Татарстанда билгеләнгән күрсәткечләрне үтәү өчен кирәкле барлык инфраструктура булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International