Экологик проектлар консалтингы институты Россиянең ачык яшьләр су конкурсы-2025 башлануы турында игълан итә. Катнашуга гомуми белем бирү һәм урта махсус белем бирү учреждениеләренең 14 яшьтән өлкәнрәк укучылары, шулай ук югары уку йортларының бакалавриат, магистратура һәм специалитет әзерлек юнәлешләре буенча студентлары гариза бирә ала.
Тәкъдим ителгән проект экосистемаларны саклауга, кешеләрнең яшәү тирәлеген савыктыруга һәм фәнни-гамәли нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.
Конкурс 12 номинация буенча үткәрелә:
1) Федераль су ресурслары агентлыгы номинациясе
2) Номинация комитеты рәисе номинациясе
3) Су индустриясе 4.0
4) Пластиксыз су
5) проф. В.В. Найденко исемендәге Идел елгасы бассейнында су ресурсларын саклау һәм торгызу
6) Су һәм климат
7) Су һәм дөнья
8) Су һәм атом
9) Арктик тасма
10) Су ресурсларын саклау һәм торгызу өлкәсендә проектны гамәлгә ашыруның икътисадый нәтиҗәлелеге
11) Су ресурсларын саклау һәм торгызу буенча тикшеренү проектларын башкарганда космик мониторинг ысулларыннан файдалану
12) Иң яхшы инновация проекты
Татарстанда Су конкурсының төбәк этабын ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты оештыра. Катнашучыларның проектлары электрон почтага җибәрелә: water-rf@mail.ru, белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 275-95-73.
Су конкурсы 2003 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – әйләнә-тирә мохитне саклау һәм тотрыклы үсеш өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлегенә ярдәм итү. Конкурс гамәлдә булган дәвердә анда Россиядән һәм 8 чит илдән 40 меңгә якын укучы һәм 28 мең педагог катнашкан.