Барлык дәрәҗәдәге хакимиятләргә Татарстанның Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән яңа 19 илкүләм проектта актив катнашуын тәэмин итәргә кирәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына мөрәҗәгатендә шундый йөкләмә белән чыгыш ясады.
«Ил Президенты тарафыннан 2030 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары турында указ кабул ителде. Икътисадның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм аны кадрлар белән тәэмин итү, цифрлы трансформация һәм технологик лидерлыкка ирешү, яшәү өчен уңайлы, имин инфраструктура һәм нәтиҗәле транспорт системасы булдыру, әйләнә-тирә мохит һәм экология турында кайгырту, кешеләрнең иминлеген арттыру һәм сәламәтлеген ныгыту, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук гаиләгә ярдәм итү, гаиләне саклау, ана һәм балачакны саклау буенча барлык юнәлешләрне үз эченә ала. Барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының бурычы – республиканың илкүләм проектларда актив катнашуын һәм аларны тайпылышсыз үтәвен тәэмин итү», – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда «Экология» илкүләм проекты төгәлләнә. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин карары буенча аңа алмашка яңа илкүләм проект – «Экологик иминлек» киләчәк, ул 2025-2030 елларда гамәлгә ашырылырга тиеш. Яңа илкүләм проект үз эченә 6 федераль проектны алачак:
1. «Россия суы» федераль проекты. Ул «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектлары юнәлешләрен берләштерәчәк.
«Россия суы» федераль проектына Татарстан Республикасының ике чарасын кертү алдан килешенгән:
– «Татарстан Республикасы, Чаллы ш. Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту» , 2025-2026 елларга бәясе 320,7 млн.сум (2025 – 168,9 млн.сум, 2026 – 151,7 млн.сум);
– «Казан шәһәрендә кушылдыклары белән Нокса елгасы үзәнен чистарту чаралары», 2028-2030 елларга бәясе 718,9 млн.сум (2028 – 210,0 млн.сум, 2029 – 250,0 млн.сум, 2030 – 258,9 млн.сум).
Проектны әзерләү кысаларында Татарстан Республикасыннан шулай ук яңа проектка кертү өчен тәкъдим ителә торган чаралар исемлеге төзелгән һәм җибәрелде:
- Татарстан Республикасы чистарту корылмаларын һәм явым-төшем канализациясен төзү (реконструкцияләү) буенча – 18,3 млрд сумлык 17 объект.
– Татарстан Республикасының су объектларын экологик савыктыру буенча (29 чара) 4,4 млрд.сумга.
2. «Генераль җыештыру» федераль проекты. Проект «Чиста ил» федераль проектына алмашка киләчәк.
Федераль проект кысаларында Россия Федерациясе территориясендә әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыянның кимендә 50 куркыныч объектын бетерү күздә тотыла.
«Генераль җыештыру» федераль проекты кысаларында 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Нурлат шәһәрендә 21,9 гектар мәйданда каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү планлаштырылган.
3. «Йомык цикллы икътисад» федераль проекты. Проект «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» федераль проектына алмашка киләчәк.
4. «Чиста һава» федераль проекты.
Проектның максаты: атмосфера һавасына куркыныч пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү юлы белән проектта катнашучы шәһәрләрдә (29 шәһәр) халыкның тормыш сыйфатын яхшырту
5. «Урманнарны саклау» федераль проекты.
Проектның максаты: яшәү өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыру, шулай ук урман комплексының икътисадый потенциалын үстерү һәм саклап калу өчен ил урманнарын саклау һәм арттыру.
6. «Биологик төрлелекне саклап калу һәм экологик туризмны үстерү» федераль проекты.
Проектның максаты: биологик төрлелекне саклау, махсус сакланылучы табигать территорияләрен тотрыклы үстерү һәм барлык милли паркларда экологик туризм өчен шартлар тудыру.