Россия һәм Белоруссия метеорологлары Казанда тәҗрибә алмашу һәм гидрометеорология өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен очраштылар

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанда Союздаш дәүләтнең Гидрометеорология һәм табигый мохит пычрануын мониторинглау комитетының уртак коллегиясенең 78 нче утырышы уза. Чарада Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы гидрометхезмәтләре хезмәткәрләре катнаша.

Кунакларны һәм утырышта катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сәламләде. Ул тормышның барлык тармакларында гидрометеорология хезмәтенең мөһим ролен билгеләп үтте. Безнең төбәккә карата әйткәндә, ведомство башлыгы гидрология өлкәсендәге эшчәнлеккә аерым басым ясады. «2 эре сусаклагыч – Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары һәм 36 меңнән артык су объекты урнашкан безнең төбәк өчен ул гаять зур әһәмияткә ия. Бары тик төгәл һәм оператив гидрологик мәгълүматлар гына су ресурсларын комплекслы һәм рациональ файдалануны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, шул исәптән гидроэлектростанцияләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы органнары эшендә, суднолар йөрешендә һәм «Гидрокаскад» режимын модельләштерү системасында да», – дип билгеләде ул.

Моннан тыш, эре нефть химиясе производстволары булуны һәм тулаем икътисадның динамикалы үсешен исәпкә алып, республика өчен әйләнә-тирә мохит күрсәткечләрен – атмосфера һавасын, җир өсте суларын, туфракны, радиация фонын мониторинглау мөһим. «Бу территориянең экологик иминлеге принциплары нигезендә сәнәгатьне үстерүдә тикшерелгән чишелешләр табарга мөмкинлек бирә торган инструмент», – дип ассызыклады Александр Шадриков.

Октябрьдә Татарстанда БРИКС әгъзалары булган илләр саммитын үткәрү республиканың барлык инфраструктурасы, шул исәптән гидрометеорология иминлеген тәэмин итү өлкәсендә дә, көчләрен туплауны таләп итәчәк, дип билгеләде министр. «Бу шулай ук үзенә күрә имтихан, профессионализмга тикшерү. Ышанам ки, без лаеклы дәрәҗә тәэмин итәчәкбез! Һәм бүген бу коллегия – гидрометеорология өлкәсендә иң мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм иң яхшы тәҗрибә белән алмашу өчен тагын бер мөмкинлек!» – дип йомгаклады спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International