300дән артык татарстанлы бүген «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» акциясенә кушылды

2024 елның 21 сентябре, шимбә

Бүген Зөбәрҗәт күлендә «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» акциясе кысаларында «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе узды.  Анда 300 татарстанлы катнашты. Экологик акция «Чисталык марафоны» квест-уены форматында узды.

62 команда бер сәгать эчендә 831 килограмм чүп-чар җыйды, болар:

130 кг пластик калдыклар

285 кг пыяла

416 кг катнаш калдыклар

Әгәр капчыкларда үлчәсәк – 37 капчык пластик, 38 капчык пыяла һәм 63 капчык катнаш калдыклар. Катнашучыларга Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге дайверлары ярдәм итте.

Өмәдә катнашучыларны экология министры Александр Шадриков сәламләде. Ул бүген экологик акциягә ярдәм итәргә һәм сулык ярын чистартырга килүчеләргә рәхмәт белдерде.

«Татарстан, безнең халык инде өч ел рәттән лидер булды һәм «Россия суы» акциясе кысаларында беренче урынны алды. Без ел саен яшьләребезнең, нәкъ менә үсеп килүче буынның активлыгын күрәбез, биредә бүген балалар әти-әниләре белән, студентлар, мәктәп укучылары катнаша. Бу бик мөһим! Без эшләгән бар нәрсә, безнең барлык экологик акцияләребез – илебезнең киләчәгенә өлеш кертү. 300дән артык кешедән торган 62 команда бүген безнең белән – бу да бик мөһим. Бүген безнең белән Рус география җәмгыяте дә, Россия экология җәмгыяте дә – экология безне берләштерә!» – дип билгеләп үтте экология министры Александр Шадриков.

Өмә кысаларында Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер журналистларга Экология министрлыгы белән берлектә «Ирекле агым» проекты кысаларында Казансу елгасының ничә километрын чистартып булганлыгы турында сөйләде. 55 өем чистартылган, судан 2,5 мең тоннага якын агач күтәрелгән.

«РГҖ төбәк бүлеге тарафыннан күп эшләнде, әле күп эшләр башкару планлаштырыла. Бу мин горурлана торган проект. Күз алдында елганың ничек үзгәргәнен күрдек.  Без участокны чистартып бетерү белән, анда кешеләр, туристлар, гаиләләр килә башлады, һәм бу бик шәп!». Ул республика җитәкчелегенә, Экология министрлыгына проектны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

Традиция буенча, өмәдә катнашучыларга Россия экология җәмгыятенең төбәк бүлеге башлыгы Азат Җиһаншин да ярдәмгә килде. Җиңүче командаларны бүләкләгәндә ул мондый экологик акцияләрнең иң беренче чиратта кешеләрне берләштерүен ассызыклады.

«Шунысын да билгеләп үтәсе килә, өмә лейтмотивы ел дәвамында сизелә. Без беләбез, яз көне республикада гадәттәгечә экологик икеайлык уза, анда шәһәр генә түгел, Татарстанның барлык районнары да, барлык актив халык республикабызны чистарак һәм матуррак итә торган чараларда бик актив катнаша. Шулай ук безнең яшь халыкның активлыгын билгеләп үтәсе килә, чөнки шәхсән минем өчен бу билгеле бер критерий, яшьләр куллану дәрәҗәсеннән саклау, торгызу һәм фдакарьлек дәрәҗәсенә күчә. Ышанам ки, бүген безнең яшьләр үзләренең һәм республикабызның киләчәге турында кайгырта».

«Бүген катнашкан балаларыбыз, студентларыбыз, мәктәп укучыларыбызга салынган потенциал нәкъ менә монда, безнең күз алдында тормышка ашырыла. Без аларның күл, аның тирәсендәге урман территориясен чистартып кына калмыйча, бу тормышны, әйләнә-тирәлекне алга таба үстерү өчен эчке үзәк булуы турында аңлауларын күрәбез. Бу алар экология өлкәсендә ала торган зирәклек», – дип билгеләде Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Денис Александров.

РГҖ 15 дайверы бүген Зөбәрҗәт төбен чистартты, бу юлы уникаль табылдыклар табылмады, әмма бу, водолазлар сүзләренчә, күлдә чүп-чарның елдан-ел кими баруының иң яхшы күрсәткече. «Элек кайвакыт су төбеннән шулкадәр чүп-чар чыгаралар иде, хәтта КамАЗлар белән чыгарырга туры килде, мотоцикл коляскалары да, тәгәрмәчләр дә, велосипедлар да бар иде. Хәзер ешрак пластик шешәләрне генә күтәрәбез, әмма шуны истә тотарга кирәк, пластик – безнең сулыкларда яшәүчеләр өчен куркыныч дошман», – дип билгеләде дайверлар.

Зөбәрҗәт күлендәге өмә вакытында беренче тапкыр 360 форматындагы виртуаль кинотеатр эшли башлады. Виртуаль чынбарлык күзлеген киеп, катнашучылар Байкал күле, Сулак каньоны, Таулы Алтай, Нева һәм Ладога елгалары, шулай ук Карелия Республикасының табигый байлыклары белән соклана алдылар.

Өмә нәтиҗәләре буенча иң яхшы команда булып Киров районы Өстәмә белем бирү үзәгенең «Сәяхәт» командасы танылды, 2 нче урында – Осиновоның «Экопатруль» гимназиясе командасы, өченче урында – Казан инновацион университетының «Киушники» командасы.

Исегезгә төшерәбез, чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International