2024 елның 1 гыйнварыннан 20 сентябренә кадәр Экология министрлыгының атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе тарафыннан 3,096 млн.нан артык үлчәү башкарылган, шул исәптән Казанда биш станция тарафыннан 960 меңнән артык үлчәү башкарылган.
Станцияләрдән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада күкерт водороды буенча рөхсәт ителә торган концентрацияләрнең артуы теркәлгән:
— АСКЗА-1 (Зеленодольск м.р. Осиново авылы) 14, 15 сентябрьдә һәм 18 сентябрьдән 19 сентябрьгә каршы төндә артып китүләр ачыкланган.
- АСКЗА-5 (Казан ш., И.Шакиров пр., 3) 13 сентябрьдән 14енә каршы төндә, 14 һәм 15 сентябрь кичләрендә, 16 сентябрьдән 17сенә һәм 18 сентябрьгә каршы төндә артыклык теркәлгән.
Казан шәһәрендә урнашкан башка АСКЗА пычраткыч матдәләрнең артык булуы ачыкланмаган.
Исегезгә төшерәбез, Казанның төньяк өлешендә атмосфера һавасын күкерт водороды белән пычратуның билгеләнгән чыганакларыннан берсе Осиново авылында эшләми торган канализация системасы булды. 19 сентябрьдә Осиново авылына төнлә барып, күчмә лаборатория ярдәмендә һава пробалары алынган. Канализация агынтылары җирлек рельефына чыгарылган, пычрануның гомуми мәйданы инде 569 кв.м тәшкил итә. Туфракта һәм һавада пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән иң чик концентрациясенең артуы теркәлгән иде. Башта табигатькә китерелгән зыян 2,7 млн.сум дип бәяләнде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы барлык материалларны судка җибәрде.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, техник эшләр башкарылуга бәйле рәвештә, атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның автоматик станцияләрендәге үлчәү нәтиҗәләре ТР Экология картасында реаль вакыт режимында күрсәтелми.