Фән табигать һәм экология турында ничек кайгырта – иртәгә «Чистый Татарстан» тапшыруында сөйләрбез

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Бу унъеллык һәм бу ел безнең илдә фән эгидасы астында уза. Татарстан Республикасында фәнни якын килү барлык төп мәсьәләләрне һәм аспектларны хәл итүдә һәрвакыт өстенлекле булды.

Фәнгә таянып, Экология министрлыгында алга таба бөтен илгә таратыла торган алдынгы экологик проектлар һәм карарлар эшләнә.

Министрлык каршында Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча фәнни-техник советлар төзелде, алар составына Татарстанның әйдәп баручы белгеч-галимнәре, шулай ук сәнәгать секторы вәкилләре керә. Алар кабул ителә торган идарә карарларының һәм чараларының экологик һәм икътисадый нәтиҗәлелеген бәяләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Фән табигать һәм экология турында ничек кайгырта – 14 августта «Эфир» телеканалында «Чистый Татарстан» тапшыруында сөйләшәчәкбез. 

Бу көнне студия кунаклары:

Ольга Владимировна Манидичева – ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары

һәм Дмитрий Владимирович Иванов – Экология проблемалары һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты директоры урынбасары, география фәннәре докторы.

Карамый калмагыз! Эфир 14 августта 19.45 сәгатьтә «Перехват» тапшыруыннан соң булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International