Бу хакта Казанда узган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – ТР әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин хәбәр итте.
Икеайлык барышында Татарстан территориясе җирдән, судан һәм һавадан тикшерелде. Инспекторлар рөхсәтсез чүплекләр генә түгел, ә башка хокук бозуларны да тапкан. Аерым алганда, су объектларының пычрануы.
«Осиново бистәсендә туфракның канализация агынтылары белән пычрануы булды. Бу канализация челтәрләренең торышын тиешенчә контрольдә тотмау. Пычрануның гомуми мәйданы якынча 570 кв.метр тәшкил итте», — дип хәбәр итте Гобәйдуллин.
Зеленодольск районы Башкарма комитетына кисәтү җибәрелгән. Аккан урыныннан ерак түгел һаваның чисталыгын контрольдә тоту станциясе урнашкан, анда күкертле водород буенча рөхсәт ителгән концентрацияләрнең күп санлы артуы күп тапкырлар теркәлгән. Тирә-яктагы мохиткә китерелгән зыян 3 млн.сумга бәяләнә. Министрлык тарафыннан хокук бозуларны бетерүгә дәгъва юнәлдерелгән.
Гомумән алганда, икеайлык чорында 1,5 меңнән артык табигать законын бозучы административ җаваплылыкка тартылган, 5 млн сумга якын штраф салынган. 700дән артык кисәтү игълан ителгән. «Калдыкларны вакытында чыгармау белән бәйле күпчелек хокук бозуларны без муниципаль җир кишәрлекләрендә ачыклыйбыз. Ирекле рәвештә бетерү өчен Башкарма комитетларга кисәтү игълан ителә. Гадәттәгечә, чүплек бетерелмәсә, алга таба дәгъва чараларын кулланырга мәҗбүр булачакбыз», — дип сөйләде Илнур Гобәйдуллин.
Спикер чокырларны төрле калдыклар белән законсыз күмү очраклары ешрак теркәлә дип өстәде. Инспекторлар мондый чүп-чар чокырлары урынында киләчәктә төзелеш өчен җирләр формалаштырылырга мөмкин дип фаразлый.
«Табигый чокыр табигый дренаж функциясен үти, якындагы кишәрлекләрдән эрегән артык суларны яки җир асты суларын сеңдерә. Аларны тутыру су басуга китерергә мөмкин», – дип аңлатты министрның беренче урынбасары.
Моннан тыш, Министрлык тарафыннан су объектлары янында законсыз формалаштырылган 1200дән артык җир кишәрлеге ачыкланган. Материаллар прокуратурага җибәрелгән. Мондый кишәрлекләрне ачыклау буенча эш дәвам итә.