Экология министрлыгы инде 30 ел дәвамында экологик белем бирү белән шөгыльләнә, ел саен йөзләгән экодәресләр, конкурслар һәм башка чаралар уза. Экология министры бүген ведомство эшендә иң җитди роль уйнаган экологик агарту турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, санитар-экологик икеайлык кысаларында гына да өмәләргә 400 мең татарстанлы чыккан, ә «Экояз» конкурсы кысаларында Министрлык 1202 гариза алган.
«Экологик мәгърифәткә безнең күптәнге ышанычлы дусларыбыз һәм партнерларыбыз – Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзалары зур өлеш кертә. Безнең «Ирекле ток» проектлары, Казансуны экореабилитацияләү, юннат хәрәкәтен торгызу – бу безнең Рус география җәмгыяте белән уртак эшебезнең бер өлеше генә», – дип сөйләде министр.
Мондый уңышлы уртак эшнең мисалы – дала лачыны популяциясен торгызу проекты. Ул «СИБУР» ААҖ грантына гамәлгә ашырыла һәм Рус география җәмгыяте, КФУ галимнәре һәм волонтерлары белән бергә гамәлгә ашырыла.
Проект «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект» буларак «Бәллүр компас» илкүләм премиясе финалисты булды.
Дала лачыннарын торгызу эше быел да дәвам итәчәк. Бер атнадан соң Кама Тамагы районына волонтерлар киләчәк һәм кош чебиләре китереләчәк.
«Мәгърифәтчелек эшендә «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары зур ярдәм күрсәтә. Бу егетләр өчен экология мода тенденциясе түгел, ә алар сайлаган тормыш позициясе. Республиканың яшь натуралистлары да өлкән дусларыннан калышмый. 2018 елдан Экология министрлыгы балаларның барлык инициативаларын хуплый. Бүгенге көндә Татарстанда 2300 яшь натуралист бар», – диде министр.
Ул бүген Әлмәттә Экология министрлыгы белән бергә «Татнефть» ГАҖ үткәргән «Чиста мирас» экология олимпиадасына ярдәм итү марафоны башлануын өстәде. Җәй дәвамында 12 шәһәрдә төрле мәгърифәт чаралары узачак. Александр Шадриков «Татнефть» җитәкчелегенә экологик инициативаларга һәм чараларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.