Бүген Казан Кремлендә «Ирбис. Күренми торган мәче» интерактив күргәзмәсе ачылды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Экспозиция җиде уникаль мультитач-объекттан тора, анда Россиядәге ак барс турында гомуми мәгълүматны гына түгел, ә дөньяны аның күзләре белән дә күрергә мөмкин. Күргәзмәгә килүчеләр бу гаҗәеп хайванның тавышын ишетә һәм хәтта аңа кагыла, яңа технологияләр ярдәмендә сыйпый ала.

Шулай ук экспозиция кунакларына дөньяны күренми торган мәче күзләре белән күрү өчен искиткеч мөмкинлек биреләчәк. Бу Россиядә беренче виртуаль чынбарлык шлемын куллану аркасында мөмкин булды, ул бу хайванның башы рәвешендә. Махсус шлем 3D-принтерда эшләнгән. Бүген күргәзмәне экология министры Александр Шадриков та карады. Шулай ук ачылышта Россиянең «Табигатьне торгызу» хәйрия фонды президенты Наталья Торнквист та булды.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Ирбис» ак  барсны өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе оештырды.

Исегезгә төшерәбез, ирбис Халыкара табигатьне саклау берлегенең Кызыл исемлегенә кертелгән һәм хәзерге ареалның барлык 12 илендә сирәк яки юкка чыгу хәлендә булган төр статусына ия.

Россиядә якынча 90 баш калган, аларның төп өлеше Алтай Республикасы территориясендә «Сайлюгемский» милли паркында (45 баш) теркәлгән. Ак барс «Экология»  илкүләм проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туристлыкны үстерү» федераль проектының 13 өстенлекле хайваннар дөньясы объекты арасында.

Татарстан Республикасы өчен ак барс аеруча әһәмиятле. Канатлы барс –безнең республика символы, ул безнең герб.

Татарстан Республикасы Экология министрлыгы тарафыннан мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген булдыру проекты гамәлгә ашырыла. Проект нигезендә, Татарстан территориясендәге «Ак Барс» үзәгендә хайваннарның физик һәм генетик сәләтләрен өйрәнүгә басым ясалачак. Казан федераль университеты галимнәре сирәк очрый торган мәче төрләренең биоматериалларын саклау өчен кулланылачак үз криобанкын алып баралар.

Татарстан Республикасында «Ак Барс» үзәген булдыру буенча башланган эшләрнең дәвамы булып Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе буенча Алтай Республикасы Хөкүмәтенә «Ак барс» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыруда ярдәм күрсәтү буенча алып барыла торган эш тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International