«Кечкенә Амстердам» буйлап йөрү һәм Йошкин мәчесе белән танышу

2024 елның 25 мае, шимбә

Бүген Экология министрлыгы хезмәткәрләре балалар белән бергә Йошкар-Олада экскурсиядә булдылар. Мари  Республикасы башкаласы буйлап сәяхәт шәһәр символы Йошкин мәчесе белән танышудан башланды.

Аннары Царевококшай Кремленә бардылар һәм «Наследие» тарихи фестиваленә эләктеләр. Урта гасырлар чорында батыр рыцарьлар кылыч белән сугышкан чорга килеп керделәр. Фестивальдә  һәркем кул сугышында катнаша, хәрби форманы киеп карый, җәядән атып яки сөңге белән үз максатына эләгә алган.

Йошкар-Оланың иң танылган урыннарының берсе-Брюгге яр буе, ул фламанд стилендә эшләнгән. Бу урын Бельгия шәһәре хөрмәтенә аталган. Яр буенда министрлыклар һәм шәһәр ГХАТ урнашкан.

Ә Патриарх мәйданында йөреп кенә калмыйча, тамашаны да карарга була. Мари университеты студентлары Изге язмалардан «Раббының Иерусалимга керүе» сюжетын яңартканнар. Махсус хәрәкәт механизмы ярдәмендә һәр өч сәгать саен капкадан рәсүлләр фигуралары чыга. Һәйкәлләр хәрәкәтчән, һәрберсенең башы яки таҗлы кулы әйләнә.

Бу гаиләле ял көнен «Йошкин кот» кибетендә сувенирлар сатып алу һәм күркә вареньесын татып карау белән тәмамладык.

«Без Йошкар-Олада беренче тапкыр булдык һәм бу шәһәр безгә бик ошады. Иң истә калганы – көне буе йөреп була торган матур яр буе һәм барлык теләкләрне үтәүче Йошкин мәчесе», - дип уртаклаша Экология министрлыгы хезмәткәрләре экскурсиядән алган тәэсирләре белән.

Исегезгә төшерәбез, бу ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бүген безнең хезмәткәрләр гаилә өмәләренә чыктылар һәм экскурсиягә бардылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International