22 майда бөтен дөньяда Халыкара биологик төрлелек көне билгеләп үтелә. Бу көнне флора һәм фаунаның күп кенә вәкилләренең юкка чыгу проблемасына игътибар итү аеруча мөһим. Бөтен дөньяда ике миллионнан артык хайван, 11 меңгә якын кош төре, 320 мең үсемлек төре һәм 35 мең төрдәге балык бар.
Татарстан Республикасының Кызыл китабына 612 төр кертелгән – бу хайваннарның 224 төре, үсемлекләрнең 316 төре, лишайникларның 24 төре һәм гөмбәләрнең 48 төре.
Республиканың Кызыл китапка кертелгән үсемлекләренә күкчәчәк, казаяк, канәфер, төнбоек, абага һәм башка үләнле үсемлекләр керә. Татарстанның Кызыл китабына кертелгән хайваннар арасында елга камасы, җофар, сусар, ә кошлар арасында сапсан, дала лачыны һәм башкалар бар.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елдан ТР Экология министрлыгы «СИБУР» компаниясе ярдәме белән Идел-Кама дала лачыннары популяциясен торгызу буенча масштаблы проектны тормышка ашыра. Бу сирәк очрый торган кошлар төре, ул Халыкара табигатьне саклау берлегенең, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән.