«Сез дөньяда күрергә теләгән үзгәрешләргә әйләнегез». Экология министрлыгы хезмәткәрләре Казанда экология дәресе үткәрде

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Үзәк идарә инспекторлары 116 лицейга юнәлделәр һәм укучыларга экогадәтләр турында сөйләделәр. Укучылар мегаполиста  экологик яшәү һәм ничек итеп әйләнә-тирә дөньяны  кайгыртып булуы турында белделәр.

«Экологик яктан яшәү өчен бернинди суперсәләтләр дә кирәкми. Бер кечкенә экогадәт зур өлеш кертә ала. Бөтен дөнья буйлап миллионлаган кеше философ Ганди сүзләре белән илһамлана: «Сез дөньяда күрергә теләгән үзгәрешләргә әйләнегез». Бу ничек эшли? Башта безнең үз-үзебезне тотышыбыз, аннары якыннарыбызның үз-үзен тотышы үзгәрә. Бу  тарала бара һәм Җирдә яшәүчеләрне дөньяны яхшы якка үзгәртергә мәҗбүр итә», - дип мисалга китерде Мохатма Ганди сүзләрен экология министрлыгы Үзәк идарәсе инспекторы Сафия Сафонова.

Экологик яктан яшәү - үзеңне кайгырту, кеше белән табигать арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга салу, үз экологик эзеңне төшерү дигән сүз.

Егетләр сүзләренчә, алар әле экологиянең нәрсә икәнен һәм туган табигатькә ничек ярдәм итәргә мөмкин булуын гына белә, әмма өмәләр һәм экоакцияләрдә рәхәтләнеп катнашырга әзер. Ә аларга дәрес ахырында табигать дөньясы турында гадирәк һәм ачыграк белү өчен, барлык укучыларга «Яшел Татарстан» китапларын бүләк иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы, Мәгариф һәм  «Татармультфильм» берләшмәсе уртак эше кысаларында 2019 елда 1 сыйныф укучылары өчен «Яшел сукмак» экологик-агарту басмасы, 5 сыйныф укучылары өчен «Яшел Татарстан» укыту пособиесе чыгарылды, шулай ук «Яшел Татарстан» республика тәрбия-белем бирү порталы эшли башлады. 2022 елда «Мәктәптә экология» проекты «Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә «Экология-өметле партнер» бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International