Экология министры урынбасары Егор Тарнавский «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстанда елгаларның ничек савыктырылуы турында сөйләде

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский  интервьюда Татарстанда Иделне савыктыру буенча алты еллык федераль проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, су объектларын савыктыру, Нокса һәм Мәләкәсне чистарту буенча яңа федераль проект турында сөйләде.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстан 2019 елдан бирле «Экология» илкүләм проектының җиде федераль проектында актив катнаша. Ул 2024 елда үз эшен тәмамлаучы «Иделне савыктыру» проектына аерым тукталды. Аның төп нәтиҗәләре чараларны гамәлгә ашыру гына түгел, ә Идел елгасына кергән пычрак агынты суларның өлешен өч тапкыр киметү. Бу күрсәткечкә ирешү өчен 2019 елдан бирле чистарту корылмаларын ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча 13 чара гамәлгә ашырылган. Иң төп чара – Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү. Чара 2021 елдан гамәлгә ашырыла һәм 2024 елда тәмамланырга тиеш. Казанның чистарту корылмаларын реконструкцияләү комплексында ләм кырларын  рекультивацияләү буенча масштаблы эш бара. «Бу объект, чыннан да, бөтен ил өчен уникаль, чөнки безнең илдә мондый күләмдә, шулкадәр күләмдә ләм  кырлары әле рекультивацияләнмәгән. Объект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла, чараларның гомуми бәясе 8 млрд.сумнан артык тәшкил итә. 94 гектар җир  ләм  белән капланган, 4 млн.куб.метрдан артык  ләм балчыгы тупланган. Хәзерге вакытта подрядчы иске кыр карталарында эшли», - дип сөйләде спикер.

Гомумән алганда, 2024 елга кадәр «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыруга төбәктә 19,3 млрд.сум каралган, шуларның 15,5 млрд.сумы – федераль бюджет акчалары. Җыелган акчалар гомуми сумманың 81% тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, чистарту корылмаларын реконструкцияләү Чаллыда, Алабугада – ике этапта, шулай ук Зәй, Тәтеш, Әгерҗе районының Кызыл Бор авылында, Алексеевское бистәсендә, Зеленодольск районында ике объект – Васильево һәм Түбән Вязовые бистәләрендә, Минзәлә районының Юртово поселогы  һәм Питрәч районында ике объектка үткәрелде – Питрәчнең үзендә һәм Кощаково авылында. Барлык объектлар да төрле куәттә. Барлык эшләр дә тәмамланган инде, Казандагы иң зур объект кына калды, дип ассызыклады министр урынбасары. Тулы интервьюны сылтама буенча укыгыз: https://www.tatar-inform.ru/news/snizenie-stokov-v-volgu-rascistka-noksy-i-melekeski-kak-v-tatarstane-ozdoravlivayut-reki-5943939

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International