Фән елында - фән фестивале! Казанның 19 нчы гимназия укучылары 47 проектны яклаган.

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның 19 нчы гимназиясендә фән фестивале узды. Бу чара инде беренче ел гына түгел, фестиваль 16 тапкыр оештырылган, әмма быел фестиваль Татарстанның Рәисе игълан иткән фәнни-технологик үсеш елына багышланган.

Фестивальдә Татарстандагы Россия Фәннәр Академиясенең база мәктәпләреннән 200 бала катнашты - алар 19 нчы гимназия, 7 нче гимназия, 131 нче лицей һәм башка уку йортлары укучылары. Бүген балалар лекцияләрдә, күргәзмәләрдә булдылар һәм 47 фәнни проектны якладылар, алар арасында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм мәктәп укучыларын экологик тәрбияләү проектлары да бар иде.

Татарстан Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, экология- ул барлык тереклекнең бер-берсе белән һәм яшәү тирәлеге белән үзара бәйләнешен өйрәнүче фән һәм бу фәнне балачактан ук өйрәнү бик мөһим:

«Экология безнең һәрберебездән башлана. Кеше тормышы биосферадан  башка  мөмкин түгел, шуны аңларга кирәк, без киләчәкне хәзер билгелибез. Саф һава, су, җир – әгәр дә һәркем үзебездә булганны саклап калу өчен мин нәрсә эшләдем икән дип уйланса, ышанам, без бу дөньяны яхшырак, чистарак һәм игелеклерәк итәчәкбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International