«Нияттән - ачылуга» фәнни-гамәли конференциясе Е.В.Ежов исемендәге 1 нче Арча мәктәбендә узды. Башлангыч сыйныфлардан 7 малай һәм кыз жюрины үз тикшеренүләре белән гаҗәпләндерде. Балаларның эшләрен мәктәп педагоглары һәм Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары белән бергә бәяләделәр. Күп кенә укучылар берничә ай дәвамында нинди йогуртның файдалырак булуын һәм ни өчен микрояшеллек үстергәнен һәм хәтта чебиләрне инкубаторда чыгарып үстереп булганлыкны исбатлау өчен фәнни проект алып барганнар. Менә берничә фәнни-гамәли эш темасы:
- «Тавыксыз чебиләрне ничек чыгарып һәм үстереп була?»;
- «Полиэтилен пакетның кәгазь пакеттан аермасы нәрсәдә?»;
- «Пластик һәм кәгазь пакет ничек һәм к нинди вакытта таркала?»;
- «Өй шартларында микрояшеллек үстерү»;
- «Йогуртларның төрле төрләрен лабораториядә тикшерү».
«Тикшеренү эше-балалар өчен искиткеч эшчәнлек кыры. Алар практик мәсьәләләрне хәл итәләр, әйләнә - тирә дөньяны өйрәнәләр, сорауларга җавапларны үзләре эзлиләр һәм үзләре өчен тормышта нәрсә кызыклырак икәнен билгелиләр», – дип сөйли Төньяк Экология министрлыгы идарәсе инспекторы Талия Хурамшина.
Жюри сүзләренчә, конференциягә тәкъдим ителгән барлык эшләр дә бик югары дәрәҗәдә башкарылган. Мәктәп укучылары белем тирәнлеген, тикшеренү эшләре барышында алынган нәтиҗәләрне анализлау осталыгын, иҗади караш күрсәттеләр. Конференция ахырында һәр катнашучы Экология министрлыгыннан грамота алды, ә иң яхшы эшләр киләчәктә төбәк экологик чараларда тәкъдим ителәчәк.