«Фән, хакимият, бизнес һәм җәмгыять диалогы мөһим. Безнең сынау проектлары – үзара бәйләнеш нәтиҗәләре»

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Журналистлар белән очрашуда экология министры Министрлыкның күп кенә экологик проектлар һәм программалар координаторы булуы турында сөйләде. «Без иң катлаулы проектларга алынырга курыкмыйбыз. Бездә аларның никадәр күп төрле булуын күрә аласыз –  балабан лачыннарын торгызу һәм ләм кырларын, Самосыр полигонын рекультивацияләү, экологик агарту... Проектлар төрле, әмма максат бер – халкыбызның экологик иминлеге. Безнең төп KPI – халыктан шикаятьләрнең булмавы», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

Экология министры ассызыклаганча, комплекслы караш, проблеманы структуралаштыру һәм сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен эзләү – Экология министрлыгының төп игътибары шунда. Нәкъ менә комплекслы алым ләм кырларын рекультивацияләүнең катлаулы проектын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Рекультивация чистарту корылмаларын тоталь реконструкцияләү һәм ләм утырмаларын термомеханик эшкәртү цехын төзүгә бәйле рәвештә уза. Рекультивациядән соң әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны бетерү генә түгел, зур участок хуҗалык файдалануына кайта, бу – комплекслы алым. «Без «Экология» илкүләм проекты кысаларында проблемаларны бетереп кенә калмыйбыз, территорияне комплекслы үстерәбез», – дип ассызыклады министр. Һәм бу бердәнбер мисал түгел, дип билгеләп үтте ул. 

«Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча без саклагыч дамбаларның авариялелеген өйрәнә башладык. Без Казан Башкарма комитеты белән бергә Порт территориясен үстерү, саклану корылмаларын проектлау һәм төзү кысаларында инициатива күрсәттек. Шәһәр мэры Илсур Рәис улы Метшинга аның җитәкчелегендә бу эшнең алып барылуы өчен рәхмәт».   Исегезгә төшерәбез, комплекслы территория булдыру максатыннан Казанда Идел елгасы ярында Порт урамы районында сәнәгать зонасын реновацияләү эшләре башланды. Бу участок күпфатирлы йортлар төзү өчен инвестицияләр җәлеп итүче һәм имин урынга әвереләчәк. Проект ярны ныгыту корылмалары төзелешен исәпкә алып гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Комплекслы чишелешләр башка мәсьәләләрне хәл иткәндә дә кулланыла. Экология министры Казансу елгасын экотернәкләндерү буенча фәнни-тикшеренү проектына тукталды. Проект фән белән үзара бәйләнештә бара. «2022 елдан без тискәре факторларның йогынтысын өйрәнәбез, иң элек бу – диффуз агымы.  Узган ел проектның икенче этабы гамәлгә ашырылды. Моннан тыш, әлеге проект кысаларында һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге «Ирекле агым» проекты буенча елга үзәненең бер өлешен чистартты. Фәнни тикшеренүләр су саклау зоналарын урманландыру кирәклеген кабат раслады. Бу елгаларның пычрану проблемасын комплекслы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде табигать саклау ведомствосы башлыгы.  

Журналистлар белән сөйләшү ике сәгать ярым дәвам итте. Ахырда Александр Шадриков барлык халыкка экологик-агарту чараларында актив катнашулары өчен рәхмәт белдереп, якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. «Минем халкыбызга рәхмәт әйтәсем килә, сезгә – журналистларга рәхмәт! Экологик волонтерлыкка күбрәк кеше кушыла, чөнки экология – ул безне берләштерә торган нәрсә. Киләсе ел һәркем өчен уңыш, иҗат һәм иминлек елы булсын!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International