Татарстан учреждениеләре утильләштерүгә 13 тоннадан артык электролом тапшырган

2023 елның 14 июле, җомга

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» проекты кысаларында 10-14 июльдә Казанда, Чаллыда һәм Кама Тамагында электрон һәм электр җиһазлары калдыклары җыелган. Бюджет учреждениеләре һәм оешмалары 13 тоннадан артык электролом калдыкларын тапшырган. Барлык җыелган техника һәм электр җиһазлары алга таба эшкәртү өчен Мордва экологик комбинатына җибәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында экологик программаларны гамәлгә ашыруда, аерым алганда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Программаның төп максаты – халыкка үз срогын үтәгән техниканы эшкәртүгә экологик һәм уңайлы итеп тапшыру мөмкинлеген тудыру. Утильләштерү Табигатьтән рациональ файдалану фондының электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын эшкәртү буенча үз куәтләрендә, шулай ук партнер предприятиеләрендә башкарыла.

Электрон калдыкларны бюджет учреждениеләре генә түгел, ә теләгән һәркем утильләштерә ала.

Программада катнашу кагыйдәләре турында сылтама буенча: https://eko-fond.ru/electronics/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International