Эчәргә яраклы су белән тәэмин итү чыганакларына ревизия бәяләвен уздыру турында Министрлыкның йомгаклау коллегиясендә «ТР Геология үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ җитәкчесе Марс Вәлиев сөйләде. 2021 елда Татарстанда дәүләт программасы кысаларында Апас һәм Кайбыч районнарында ревизия бәяләве буенча сынау проекты гамәлгә ашырылды.
«Ике район территориясендә лицензияләү өчен иң перспективалы су алу корылмалары бүлеп чыгарылды, аларда санитар торышы һәм суның сыйфаты буенча чикләүләр юк иде, мондый су алу корылмаларына карата җир асты суларын чыгару хокукына лицензия рәсмиләштерү өчен 31 комплект санитар-техник документлар әзерләнде, – дип билгеләде ДБУ директоры.
Бу сынау проекты авыл торак пунктларын сыйфатлы су белән тәэмин итү бурычын хәл итү алгоритмын эшләргә мөмкинлек бирде.
Сынау проекты нәтиҗәләрен тиражлау өчен, шулай ук әлеге районнарда ревизия ачыклаган проблемаларны структуралаштыру һәм хәл итү өчен, Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2022-2024 елларга республиканың башка районнарында су белән тәэмин итүнең җир асты чыганакларын ревизияләүгә акча бүлеп бирелде.
«Авыл халкын җир асты чыганакларыннан сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү» программасы чараларын 2 этапта башкару планлаштырыла:
1 этап түбәндәгеләрне үз эченә ала:
- Республика территориясендә авыл торак пунктларын су белән тәэмин итә торган барлык су алу корылмаларын тикшереп чыгу;
- Җир асты суларына лаборатория тикшеренүләре;
- Тикшерелгән су алу корылмаларын аларның перспективалары һәм лицензияләү мөмкинлекләре буенча билгеләү;
- Перспективалы су алу корылмаларын төзекләндерү, су белән тәэмин итү системаларын оптимальләштерү һәм, кирәк булса, эзләү-бәяләү эшләрен кую буенча тәкъдимнәр эшләү.
2 этап түбәндәгеләрне үз эченә ала:
- Киләчәктә эксплуатацияләү һәм лицензияләү өчен перспективалы булган суны тулысынча химик анализлау, шул исәптән бактериологик һәм радиологик күрсәткечләр буенча да;
- Лицензияләү өчен техник документация комплектын әзерләү.
2022 елда ДБУ тагын 12 районны тикшергән. Болар Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Югары Ослан, Буа, Чүпрәле, Лаеш, Питрәч, Зеленодольск һәм башкалар. Сынау проектын исәпкә алып, ревизия 14 район территориясендә үткәрелгән, 1629 су пункты тикшерелгән.
«ТР Геология үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ көче белән үткәрелгән ревизия бәяләве су алу корылмаларының һәм санитар саклык зонасының 1 нче поясының (ЗСО) канәгатьләнерлек булмавын ачыклаган. Проблеманы хәл итү өчен скважиналар өстендә павильоннар төзергә мөмкин. «Исегезгә төшерәм, санитар саклык зонасының беренче поясына карата белдерелә торган санитария кагыйдәләре нигезендә скважиналар өчен беренче пояс радиусы 30 метр булырга тиеш, чишмәләр өчен 50 метр булырга һәм чит кешеләр ирекле рәвештә үтеп керә алмаслык итеп, коймалап алынырга тиеш», – диде районнарның җитәкчеләренә Марс Вәлиев.
Ул муниципаль берәмлекләр башлыкларын су алу скважиналарына лицензияләрне мөмкин кадәр тизрәк рәсмиләштерергә өндәде, чөнки бу эчәргә яраклы суның сыйфатын гарантияли. 2023-2024 елларда районнарга ревизия ясауны тәмамлау планлаштырыла, шуннан соң халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү бурычларын хәл итү өчен юл картасы булдырылачак.