Экология министрлыгы Россия фәннәр академиясенең 16 институты белән берлектә эшли

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Бүген туры элемтә кысаларында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслар министры ведомствоның фәнни оешмалар, шул исәптән Россия Фәннәр академиясе белән ничек эш итүе турында сөйләде. «Фән -  безгә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча катлаулы бурычларны хәл итәргә ярдәм итә. Министрлык каршында Татарстанның алдынгы галимнәре, шулай ук сәнәгать секторы вәкилләре кергән экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча фәнни-техник советлар төзелде. Хакимият, фән, бизнес һәм җәмгыять диалогы әнә шулай төзелә. Фәнни Совет бурычы - теге яки бу экологик проблемаларны һәм бурычларны хәл итү өчен проектларны карау һәм тәкъдим итү», - дип билгеләп үтте Александр Шадриков. Фәнне җәлеп итеп Самосырово полигонын, Казан шәһәре канализациянең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү проектлары да эшләнде. Бу объектларда эшләр узган ел ук башланган һәм «Экология»  илкүләм проекты кысаларында бара.  Бүген Министрлык илнең 16 институты белән  килешеп эшли. Татарстан Фәннәр академиясе зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук экология министры, Татарстан предприятиеләре үзара хезмәттәшлеккә актив баралармы, дигән сорауга җавап биреп,  Атмосфера һавасының пычрануын автомат рәвештә тикшереп тору станцияләреннән белешмәләр алмашу буенча республиканың эре сәнәгать предприятиеләре - «Татнефть» ГАҖ, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ, «ТАНЭКО». АҖ белән килешү турында сөйләде. ««Казаноргсинтез» ГАҖ белән килешү имзаланды, алар шулай ук контроль станциясен куярга һәм аның мәгълүматларын безнең серверларга тапшырырга әзер. Бу аларның уртак эш өчен ачык булуы турында сөйли. Кабатлап әйтәм: безнең өчен хакимият, бизнес, җәмгыять һәм фән диалогын дәвам итү бик мөһим».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International