«Ак барс кайда яши?» Бу сорауга Буаның беренче сыйныф укучыларына Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары җавап бирде

2022 елның 21 октябре, җомга

«Ак барс кайда яши?». Бу хакта Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары Буаның беренче сыйныф укучыларына сөйләделәр

Ел саен 23 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара ак барслар көне алдыннан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буаның  2нче лицееның беренче сыйныф укучылары өчен экологик дәрес үткәрделәр.

 « Ак барс– Кызыл китапка кертелгән, ел буе кар яткан тауларда яшәүче, мәчелеләр  семьялыгы вәкиле. Ерткычны тагын ирбис, тау хуҗасы яки кар капланы дип тә атыйлар.

Бу ерткыч тауларда биектә яши һәм ырылдый белми, ләкин аның каравы, леопардлардан һәм башка зур мәчеләрдән аермалы буларак, мыраулый беләләр. Аның тагын аяклары киң, шуңа күрә ул карга батмый һәм ташлар өстеннән тавыш-тынсыз йөри», - дип сөйләделәр инспекторлар балаларга  бу матур хайванының үзенчәлекләре турында.

Балаларга шулай ук күп кенә хайваннар өчен урман чын йорт булуын искә төшерделәр, шуңа күрә урманда үз-үзеңне тотышның махсус кагыйдәләрен үтәп сак тотарга кирәклекне дә ассызыкладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International