Казан Идел көненә багышланган экология акциясендә катнашучы шәһәрләр арасында беренче урынны алды

2022 елның 21 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы «Россия суы» бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше булып тора. Казанда гына да бүген 300 гә якын волонтер, яр буе территорияләрен чүптән арындыру өчен, елга ярларына чыкты. Экология акциясендә катнашучыларның барысын да экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова һәм «Илкүләм приоритетлар» автоном коммерциясез оешма проектлары өчен җаваплы дирекция җитәкчесе Ольга Старикова сәламләде. Айрат Шиһапов билгеләп үткәнчә, әлеге масштаблы акциянең төп максаты – әйләнә-тирәлеккә һәм су объектларына сакчыл караш тәрбияләү. «Бездә булган табигый байлыкны саклап калу һәм арттыру, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – бүген сезнең белән бирегә җыелуыбызның төп сәбәбе шулар. Ел саен без чүп күләменең кимүен, ә менә безгә ярдәм итүче волонтерлар һәм активистлар санының арта баруын күзәтәбез. Узган ел «Россия суы» акциясендә Татарстанның җиңеп чыгуы шуның ачык мисалы булып тора. 276 мең кеше безгә кушылды һәм 10 мең километрдан артык яр буе линияләрен чистартты», - диде экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары. Ольга Павлова билгеләп үткәнчә, Татарстанда барлык экология акцияләре дә зур популярлык белән уза. Халыкны һәрвакыт су, урман, һава чисталыгы мәсьәләсе борчып килде һәм хәзер дә борчый. «Узган ел да Конституциягә төзәтмәләр турында фикер алышканда да күп кеше депутатларның әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә игътибар бирүен язды. Бик күп кеше аңлый: табигать безгә актив булырга, экология акцияләрендә катнашырга кирәклеге турында үзе хәбәр җибәрә, югыйсә без үз дәвамчыларыбызга берни дә калдыра алмас идек». Ольга Старикова башка шәһәрләрдә «Россия суы» акциясенең ничек узуы турында сөйләде. «Быел без бу акцияне баллар җыю рәвешендә үткәрергә уйладык, алар һәр командага яр буеннан җыелган чүп өчен бирелә. Балларны бүләкләргә һәм сувенирларга алыштырырга була». Бүген бөтенроссия акциясе Казанда, Волгоградта, Түбән Новгородта һәм Самарада үтте. Һава торышы үзгәрүгә дә карамастан, Идел көнен билгеләп үтәргә әлеге шәһәрләрдә яшәүче йөзләгән кеше чыкты. Казанда волонтерлар һәм активистлар, җыештыру эшләре башланыр алдыннан, Ольга Павлова белән зарядка ясады, ә аннан соң, командаларга бүленеп, «Түбән елга аръягы» шәһәр пляжы буенда чүп җыйды. Бу көнне волонтерларны кайнар чәй, кыр ашханәсе, музыкаль чыгышлар һәм ярышлар җылытты. Акция нәтиҗәләреннән чыгып карасак, Казан акциядә катнашучыларның саны буенча беренче урынны һәм җыелган баллар саны буенча икенче урынны алды. Катнашкан һәркемгә рәхмәт! Экология берләштерә!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International