Экологлар Шушма елгасының су пробаларында сульфат һәм нитритлар микъдарының артык булуын ачыклаган

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Төньяк территориаль идарәсенең экология күзәтчелеген тәэмин итү бүлеге белгечләре, су объектларының өске катлам сыйфатын даими мониторинглау кысаларында, Балтач районының Кариле авылындагы Шушма елгасыннан пробалар алган. Пробалар «Балтач шәһәр тибындагы бистәсе торак-коммуналь хуҗалыгының күптармаклы җитештерү предприятиесе» АҖ агынты суларының агу ноктасы яныннан алынган. Пробаларны анализлау нәтиҗәләренә караганда, агынты суларны агызу ноктасыннан соң, табигый суның сыйфаты начарлану факты ачыкланган, төгәлрәк әйтсәк, аммоний ион рөхсәт ителгән күрсәткечтән 2,4 тапкыр, нитритлар – 6,8 тапкыр, сульфатлар – 1,7 тапкыр артык дип билегләнгән. Су пробаларын анализлау нәтиҗәләре, барлык кирәкле чараларны күрү өчен, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылган, чөнки торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе федераль дәүләт күзәтчелегенә караган объектлар исәбенә керә.

Исегезгә төшерәбез, Шушма елгасындагы пычраткыч матдәләрнең арту факты экологлар тарафыннан инде беренче тапкыр гына ачыкламаган. Узган ел «Арча» ҖЧҖ Балтач май ясау-сөт комбинатының биологик чистарту корылмаларыннан чистартылмаган агынты сулар агызган өчен 6 млн.сумга якын штраф салынган. Ул вакытта Шушма елгасының су пробаларын анализлау нәтиҗәләре буенча, күп кенә пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациядән артып китүе ачыкланган. Аларның кайберләре 20 тапкырга артык дип билгеләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International