Татарстан Республикасында табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру һәм экология күзәтчелеге нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов сөйләде.
«Безнең эшләгән эшләребез, керткән үзгәрешләребез, рекультивация эшләре – барысы да татарстанлыларның экологик иминлеген, әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга юнәлдерелә», - дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.
«Өч ел эчендә 2019 елдан 2021 елга кадәр республикада 9,6 млрд.сумлык табигать саклау чаралары гамәлгә ашырыла, шуның 6,6 млрд. сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелә. 2022-2024 елларга тагын 64 чара узар дип планлаштырыла. Финанслауның гомуми күләме – 13,2 млрд. сум, шуның 10 миллиардтан артыгы – федераль бюджет акчалары», - дип хәбәр итте министр.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан 4 федераль проектта катнашты. Болар - «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау». Табигать саклау эшләрен үткәрү нәтиҗәсендә, 2 млн якын татарстанлының яшәү шартлары яхшыртыла.
«Иделне савыктыру» федераль проектының «Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә 13 чистарту корылмасы төзү (реконструкцияләү) каралган. Шуларның 12сендә эш төгәлләнгән инде. 2021 елда Казанның канализация корылмаларын биологик чистарту җайланмаларын төзәтү эшләре башланды. Бу объекттан чыгарыла торган юынты суларның күләме республиканың агынты суларының гомуми күләменең 42% тигез. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча проектларны гамәлгә ашыру өч ел эчендә миллионнан артык кешенең тормыш сыйфатын яхшырта. Шулай ук 2021 елда ләм кырларын рекультивацияләү эшләре вакытыннан алда башлана. «Әлеге ике зур проект нәтиҗәсендә, тискәре йогынты кимеп кенә калмый, Казан шәһәре халкының һәм Идел агымы буенча аска таба урнашкан башка торак пунктларда яшәүчеләрнең дә тормыш сыйфаты яхшыра», - ди Александр Шадриков.
«Экология» илкүләм проекты кысаларындагы чаралардан тыш, Республикада «Табигать ресурсларын торгызу һәм куллану» дәүләт программасы буенча чаралар да дәвам итә. Өч ел эчендә 1,3 млрд. сумга исәпләнгән 41 чара гамәлгә ашырыла. 2022-2024 елларга тагын 15 чара планлаштырыла.
Моннан тыш, «Әйләнә-тирә мохитне саклау, Татарстан Республикасы табигать ресурсларын торгызу һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында бары тик республика бюджеты акчалары хисабына гына да алдагы өч елда 69 су саклау чарасы гамәлгә ашырыла. Эшләрнең гомуми суммасы 955 млн. сумга якын.
«Пычраткыч матдәләр өлешен киметеп һәм һаваның сыйфатын үзгәртеп, пычраткыч агынтыларны киметеп, ярларны һәм гидротехник корылмалар сафын ныгытып, без төп максатка – әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга, димәк, халыкның экологик иминлеген яхшыртуга таба барабыз. Чөнки экологияне һәр кеше кайгыртырга тиеш!", - дип нәтиҗә ясады Александр Шадриков.