Табигатьнең матурлыгын саклап калу өчен, калдыкларны аерырырга кирәк!

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Казан шәһәренең 48 нче балалар бакчасында чүпне аерып җыю темасына дәрес үткәрелде. Балаларга чүпне эшкәртү һәм аерым җыю турында сөйләделәр, пластмассаның нинди булуын һәм пластикның нинди төрләре барлыгын күрсәттеләр. Тәрбияләнүчеләр, төрле калдыкларны эшкәрткәннән соң, төзелеш һәм төрү материаллары, канцелярия кирәк-яраклары, көнкүреш әйберләре барлыкка килүен белде.

Аннары кызыклы дидактик уен барышында алар калдыкларны фракцияләр буенча аерды: пыяла, кәгазь, пластик, органика. Көнкүрештәге һәртөрле калдыкны аерым төстәге контейнерга тутырдылар. «Бу уенның максаты – экология культурасы дәрәҗәсен күтәрү, балаларның игътибарын, логик фикерләвен, хәтерен һәм күзәтүчәнлеген үстерү. Үсеп килүче буында кече яшьтән үк чүпне икенчел эшкәртү турында күзаллау формалаштыру бик мөһим, бу бит экологик тәрбия һәм белем бирүдә тагын бер адым», - дип билгеләп үтте мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Гөлия Хәлиуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International