ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

16 февральдә, Казан район-ара табигать саклау прокуратурасы бинасында (Казан ш., Дзержинский ур. 11А й.) Идел төбәк-ара табигать саклау прокуроры – 3нче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе Вениамин Селифанов татарстанлыларны кабул итә. Идел тармак-ара табигать

“Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге экологик куркынычсызлык стратегиясе” проектына җәмәгать тикшерүе процедурасы уздырыла. Документта элегрәк Россия Таби­гать министрлыгы әзерләгән “Россия Федерациясен 2030 елга кадәр экологик үстерү өлкәсендә дәүләт политикасы нигезләре”ндә формалаштырылган табигать саклау көйләүләрен үстерү приоритетлары исәпкә алынган, дип хәбәр итә Россия Федера­циясенең матбугат хезмәте. Әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендәге приоритетлар “Әйләнә

Экология һәм энергия саклау мәсьәләләренә битараф түгелләрне XVI халыкара “Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” симпозиумы һәм XVII халыкара “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе кысаларындагы “Экология һәм энергетик нәтиҗәлелек” конференциясендә катнашырга чакырабыз. Чара 2016 елның 17 мартында “Казан ярминкәсе”ндә үткәрелә. Оештыручылары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “ТР МК каршындагы Татарстан Энергия саклау технологияләре үзәге”.

Әңгәмәләр өчен төп темалар:

– экологик чиста, нәтиҗәле, аз калдыклы, йомык цикллы җитештерү системаларын төзү һәм үстерү;

– индустрия предприятиеләренең ресурслар һәм энергия буенча нәтиҗәлелеген күтәрү;

– ресурсларны нәтиҗәсез куллануның тискәре (шул исәптә

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “Залесный” бистәсендәге күл суына химик һәм токсикологик анализ нәтиҗәләрен игълан итте. Алдарак халыктан шул күлнең начар исле юынты су белән пычрануы турында хәбәр кергән иде. Шул урында атмосфера һавасы пробалары алынды, күчмә экологик лаборатория ярдәмендә азот оксиды, азот диоксиды, аммиак, углерод оксиды, күкерт диоксиды һәм углеводородлар тикшерелде. Һавада соң чик концентрацияләрдән ашу ачыкланмады. Стационар лабораториядә су пробаларын тикшерү нәтиҗәләре буенча соң чик концентрацияләрне аммонийның 24 тапкыр, фосфатның 14.7, фенолларның 16, ХПК 2.8 тапкыр узуы ачыкланды, бу исә күлнең хуҗалык-көнкүреш юынтылары белән пычрануы турында сөйли. Үзәк территориаль идарә инспекторлары бу хокук бозуга катнашлы затларны ачыклау

Мәктәп укучылары, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында тәрбияләнүчеләр өчен экология буенча “Планета саулыгы? Минем кулда!” дигән халыкара балалар иҗаты конкурсы үткәрелә. Анда катнашу өчен 2016 елның 15 февраленә кадәр рәсемнәр, плакат­лар (компьютер графикасы да ярый), эшләнмәләр, видеороликлар я әдәби әсәрләр җибәрергә кирәк. Эшләр әйләнә-тирәлекне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау­ның актуаль аспектларына, экологик проблемаларны чишүгә багышланган булырга тиеш. Яшь категориясе – 17 яшькә кадәр. Чара Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International